Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән пилоты зур ярышта узышты

Чирмешән лицее укучысы Аслан Хәлиуллин картинг буенча республика беренчелегендә, Байлар Сабасында узган зур бәйгедә катнашты.

Остазы, Чирмешәндәге “Профи” картинг-клуб тренеры Ленар Гарифуллин әйтүенчә, әлеге ярышта 19 районнан пилотлар (кечкенә узыш машиналарын - картларны иярләүчеләрне шулай атыйлар) катнашкан. Мондый саллы ярышта тәүге тапкыр чыгыш ясаган, Чирмешән лицееның 3 сыйныф укучысы Аслан Хәлиуллин өчен йөзләп яшь спортчы арасында узыш нәтиҗәләре буенча урталыкта булу – бик яхшы күрсәткеч. Ул Honda GX-200  классында ярышкан.

Райондагы картинг-клуб түгәрәгендә Чирмешәннән 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге 18 бала шөгыльләнә. Аларны район Сабан туйлары уза торган стадион мәйданында  атнаның якшәмбе көннәрендә күрергә мөмкин. Җәйге каникул вакытында исә пилотлар атнасына ике тапкыр шөгыльләнәләр.

-Безнең карт дип аталучы өч спорт машинабыз бар. Түгәрәк эшенә ярдәм итүче  район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга,  спорт бүлегеннән Ләйсән Глүмовага,  иганәчегә - “БИО-АГРО” җәмгыятенең райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллинга бик зур рәхмәт, - ди балаларның  тренеры Ленар Рәис улы.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев