Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән оешмалары волейбол чемпионатында катнаша

Киләсе атнада волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Анда авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр үзара спорт залларында көч сынашачак. Төркемнәргә бүленеп, әүвәл ир-егетләр командалары ярышачак. Район үзәге спортчыларының беренче очрашулары 13 октябрьдә Чирмешән лицее һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында узарга тиеш. Кечерәк, хезмәткәрләре аз булган оешмаларның исә җыелма командаларга берләшеп уйнавы...

Киләсе атнада волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Анда авыл җирлекләре, оешма, предприятиеләр үзара спорт залларында көч сынашачак.

Төркемнәргә бүленеп, әүвәл ир-егетләр командалары ярышачак. Район үзәге спортчыларының беренче очрашулары 13 октябрьдә Чирмешән лицее һәм физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында узарга тиеш. Кечерәк, хезмәткәрләре аз булган оешмаларның исә җыелма командаларга берләшеп уйнавы күздә тотыла. Оештыручылар бәйгене ике этапта уздырмакчы. Беренчесендә волейболчылар бер-берсе белән, әйләнә системасы буенча очрашып чыга. Җиңүче командага - ике, оттыручыга - бер, ярышка килмәүчеләргә ноль очко языла. Чемпионатның икенче - плей-офф этабында оттыручылар төшеп кала.
Хатын-кызлар командалары арасында көрәш киләсе елның январендә башланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге чемпионат района

2
X