Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән мөхтәсибәте шахмат буенча турнир үткәрде

Әлеге бәйгене Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышладылар.

Бу көнне район үзәгендәге төп мәчеттә олылар да, кечеләр дә ярышты. Хәтта шашкачылар арасында да иң көчлеләрне ачыкладылар.

-Монда килүегез – үзе бер җиңү, - диде мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин, катнашучыларны сәләмләп. -Турнир очрашу, танышу өчен бер сәбәп тә. Башка вакытта да безгә килегез, намаз уку тәртипләрен өйрәтербез, дин сабагы алырсыз.

Ярышның хөкемдары Шамил Сөнчәләев, уенчылар теркәлгәч, уен тәртибен аңлатты.

Инде җиңүчеләр белән таныштырыйк.

Ир-атлар төркемендә Утыз Имәннән Самат Ризванов – җиңүче, Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш) – икенче, Михаил Абравников (Чирмешән) – өченче урында.

9-11 сыйныфларда укучы егетләр төркемендә Булат Әхтәмов (Чирмешән лицее) иң күп очко туплады. Булат Могыйзов (лицей) – икенче, Марат Закиров (1 нче Чирмешән мәктәбе) өченче булдылар.

5-8 сыйныфларда укучы кызлардан Чирмешән лицее вәкилләренә тиңнәр булмады. Илүсә Шәрифуллина беренчелекне алды, Камилә Миншина – икенче, Азалия Шәрифуллина  – өченче урыннарда.

5-8 сыйныфларда укучы егетләр арасында 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Адель Зыятдиновка тиңнәр юк иде. Алмаз Нигъмәтуллин (1 нче мәктәп) – икенче, Равил Гайнуллин (лицей) – өченче.

Якын көннәрдә районда шахмат буенча әле тагын берничә бәйге булачак, шул исәптән район газетасы редакциясе призларына да.

Азат Зыятдинов 1-4 сыйныфларда укучы малайлар арасында җиңде, Наил Камалов – икенче, Эмиль Мансуров өченче урынга чыктылар. Алар барысы да Чирмешән лицееннан.

Шашкачылар арасында олылардан, Якуб Сәйфетдинов (Утыз Имән) – беренче, Самат Мөхәммәтшин (Чирмешән) – икенче, Равил Минханов (Чирмешән) – өченче.

Кызлар арасында (5-8 сыйныфлар) Дилбәр Төхфәтуллинаны (Утыз Имән) уза алмадылар, аның авылдашы Илсөяр Минневәлиева икенче булды.

Турнир мөхтәсибәт каршындагы “Нур” хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды. Әлеге фонд аша райондагы мохтаҗ, авыру балаларга, янгыннан зыян күрүчеләргә дә булышканнар. Билгеле, мөмкинлектән чыгып.

фото: автор

Чирмешән мәчетендә - шахмат турниры (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев