Чирмешән мәчетендә шахмат уйнадылар
Спорт

Чирмешән мәчетендә шахмат уйнадылар

Урманасты Үтәмештән Марат Уразбаев Чирмешәннең үзәк мәчете инде өченче тапкыр уздырган шахмат турнирында ир-атлар арасында җиңүче булды.

25 кеше катнашкан ярышта Марат Йосыпов (Чирмешән) – 11 сыйныфтагылар, Булат Могыйзов (Чирмешән) – 5-8 сыйныфтагылар, Артур Гарипов 1-4 сыйныфта укучылар төркемендә беренче урынга чыктылар.

Бу көнне шахмат такталары артына төрле милләт кешеләре утырды.

-Җиңүчеләргә мәчет бүләкләр тапшырды, ашсу да әзерләде, - ди ярышның хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

Рәмиль Ибрагимов фотолары


Нет комментариев