Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән һәм Лашман йөзүчеләре Минзәләдән җиңеп кайттылар

Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа да гомуми команда исәбендә җиңүгә ирешү - аерым зур дәрәҗә. Әлегә һәр ярыштан соң әле бер, әле икенче районның яшь спортчылары алга чыга. Күп төр буенча ярышлар үтте. Призлы урыннарга төп дәгъвачылар билгеле дисәң дә була. Болар - Алексеевск,...

Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа да гомуми команда исәбендә җиңүгә ирешү - аерым зур дәрәҗә.

Әлегә һәр ярыштан соң әле бер, әле икенче районның яшь спортчылары алга чыга. Күп төр буенча ярышлар үтте. Призлы урыннарга төп дәгъвачылар билгеле дисәң дә була. Болар - Алексеевск, Чирмешән, Питрәч районнары командалары. Калганнар аларны инде куып тота алмас. Өстенлеккә иң якын булып әлегә Алексеевск районы спортчылары тора. Хәер, җиңүче иң соңгы спорт төреннән ярыш үткәрелгәч кенә ачыкланачак. Шуның өчен һәр ярышта киеренке көрәш бара.
Спартакиаданың Минзәләдә үткәрелгән йөзү ярышларында безнең район өчен Лашман йөзүчеләре чыгыш ясады. Аларга ярдәмгә лицейдан Илшат Садретдинов һәм кадет-интернат мәктәбеннән Сергей Французов да килгән. Төрле районнарның спорт мәктәпләреннән җыелган осталарга каршы безнекеләрнең шанслары бик зур булмаса да, бар көчләрен куеп ярышкан һәм нәкъ бу көнне яхшы физик "формада" тир түккән Чирмешән районы командасы йөзүчеләре икенче урынны яулап алдылар. Төп көндәшләр булган алексеевскилылар исә алтынчы урында.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Чирмешђн йөзү буенча узган ярышлар