Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән китапханәсе укучыларын футболга “якынайта”

    Район үзәк китапханәсендә быел футбол буенча Россиядә үтәчәк дөнья чемпионатына кагылышлы күргәзмә ясаганнар.

    Инде мәгълүм булганча, 14 июньнән 15 июльгә кадәр безнең илдә футбол буенча дөньякүләм зур бәйге уза. Уеннар илебезнең 11 шәһәрендәге 12 стадионда, шул исәптән Казанда да оештырыла. Шушы спорт вакыйгасына бәйле, үзәк китапханәдә “Һай, бу спорт дөньясы!” дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Гомумән, мундиаль алдыннан монда вакытлы матбугат битләрендә футбол темасына язмаларга “Сезнең дустыгыз – күн туп” дип аталган экспресс-күзәтү, “Дөнья футболы йолдызлары” дигән блиц-сорашулар үткәрелә.

    Фото архивтан

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: