Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән кадетлары Россия чемпионатында катнашачак

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының ике укучысы билбау көрәше буенча Россия чемпионатында катнашачак. Якташларыбызны республика җыелма командасына алулары хакында сөенечле хәбәр килеп ирешкән.

Мәктәп-интернат тәрбиячесе Илгизәр Закиров әйтүенчә, 2004-2006 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегенә Болгар шәһәрендә узган бәйгедә мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Дмитрий Романов үз үлчәү авырлыгында беренче урын яулаган. Шул ук сыйныфта белем алучы Александра Малышева исә кызлар арасында өченче урында.

-Әлеге укучыларыбызның икесен дә Татарстан җыелма командасына алдылар  һәм алар билбау көрәше буенча Россия чемпионатына барачаклар, - ди Илгизәр Кәлимулла улы.

Кадетларның башка ярышларда да уңышлары бар. Шул ук билбау көрәше буенча Әлкидә узган ярышта Александра Малышева  үз авырлыгындагы көндәшләре арасында беренче урынга чыккан. Арина Мортазина – икенче, Дмитрий Романов, Доминика Муравьева, Яков Шәймарданов, Антон Кириллов өченчеләр.

Нурлат шәһәрендә милли көрәш бәйгесендә исә Антон Кириллов, Данил Чесноков беренче урын ияләре. Дмитрий Романов, Егор Евлеев  - икенче,  Матвей Морозов, Булат Гыйбадуллин, Илсур Гатауллин, Рөстәм  Айткулов, Адел Җаббаров өченче урыннарга чыкканнар.  

фото: Илгизәр Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев