Чирмешән кадетлары герой истәлегенә эстафета оештырды
Спорт

Чирмешән кадетлары герой истәлегенә эстафета оештырды

Иске Яңа ел алдыннан районыбыз мәктәпләре укучылары якташыбыз, Советлар Союзы Герое И.Н. Коневның тууына 120 ел уңаеннан үткәрелгән чаңгы узышларында катнашты. Аны кадетлар мәктәп-интернаты оештырган.

“Сабантуй” стадионында узган бу эстафетада Ульяновка, Иске Элмәле, Яңа Элмәле,  Ивашкино, Иске Котыш мәктәпләре һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты командалары көч сынашты. Кызлар арасында Иске Элмәле мәктәбе кызлары беренче булса, егетләр арасында  кадетлар - җиңүче.

Фото: Кадетлар мәктәбе


Нет комментариев