Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән җитәкчесе призы өчен хатын-кызлар да көрәшә (ФОТО)

Район җитәкчесе призына узучы волейбол ярышларында кичә, 21 январь көнне, район үзәгендә ир-егетләр арасында дүрт уен узды. Ярышларда авыл җирлеге командалары да тәүге уеннарын үткәргән. Приз өчен көрәшне бүген хатын- кызлар башлый. Чирмешән лицеенда кичә узган уенда район үзәге мәктәпләре укытучылары гадәттән тыш хәлләр идарәсенең район бүлеге ("МЧС"лылар) һәм федераль...

Район җитәкчесе призына узучы волейбол ярышларында кичә, 21 январь көнне, район үзәгендә ир-егетләр арасында дүрт уен узды. Ярышларда авыл җирлеге командалары да тәүге уеннарын үткәргән. Приз өчен көрәшне бүген хатын- кызлар башлый.

Чирмешән лицеенда кичә узган уенда район үзәге мәктәпләре укытучылары гадәттән тыш хәлләр идарәсенең район бүлеге ("МЧС"лылар) һәм федераль казначылык хезмәте белгечләреннән торган җыелма команданы 2:0 исәбе белән отты. Ә район мәдәният йорты спорт залында өч команда көч сынашты: витязлылар кадет мәктәп-интернаты укытучыларын 2:1 исәбе белән җиңгән, "Чирмешәнагрохимсервис" егетләре исә ике уенда да яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге волейболчыларына һәм "кадетлар" командаларына оттырган.
Бүген физкультура-савыктыру комплексы спорт залында "Электр челтәрләре" һәм район үзәгенең авыл хуҗалыгы белгечләре очраша. Лицейда район үзәк больницасы, район Советы һәм башкарма комитеты командалары өчен көч бирергә килергә мөмкин. Мәдәният йорты спорт залында мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә, ике уен үткәреп, элемтәчеләр, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләре белән бил алышырга туры килә.
Хатын-кызлар арасында да ярышлар бүген старт ала. Мәдәният йортында электрчылар командасы яшьләр бүлеге кызларына каршы торачак. Банк хезмәткәрләренең җыелма командасы белән район Советы һәм башкарма комитетының хатын - кызлар командалары да бүген очраша. Ә лицейда элемтәче кызлар һәм полиция хезмәткәрләре ярышырга тиеш.
Белешүебезчә, кичә авыл җирлекләре командалары да тәүге уеннар үткәрде. Шешминка авылында оештырылган бәйгедә хуҗалар Лашманнан килгән ир-егетләр, хатын-кызлар командаларын да җиңүгә ирешкән. Лашманлылар бүген, шулай ук кунакта, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге волейболчылары белән очрашырга тиеш.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге

2
X