Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән эшмәкәрләре көндәшләренә бүләкләр алып килгән

26 май – Россия эшмәкәрләре көнендә Чирмешән эшмәкәрләре Яшьләр ял итү үзәгенә җыелып, үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләштеләр. Аларны беренче чиратта салымнар ташламаларына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды.

Җыелыштан соң  эшмәкәрләр һәм нигездә муниципаль хезмәткәрләрдән торган “Хезмәт резервлары” командалары спорт залында очраштылар. Шушы көнгә билгеләнгән дусларча футбол матчы муниципаллар файдасына 4:3 исәбенә төгәлләнде.
-Шунысы сөендерә, эшмәкәрләребез футболчыларга, оештыручаларга, хәтта иң нык көч бирүче җанатарга кадәр үз бүләкләрен алып килгәннәр.  Уеннан соң  төрле чараларда иганәчелек итүче берничә эшмәкәргә район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды, - ди район башкарма комитетыны җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев