Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән егетләре Бөтенроссия күләмендәге көрәш ярышыннан җиңүләр яулап кайттылар

Районыбызның ике егете Зәй шәһәренең "Яшьлек" Боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия көрәш турнирында призлы өченче урын ияләре булдылар.

23-24 гыйнварда үткән әлеге бәйгедә 38 команда вәкилләре бил алышкан. Көрәш осталары төрле төбәкләрдән: Башкортсаннан, Чувашиядән, Мари Эл, Ханты-Манси, Оренбург өлкәләреннән дә килгәннәр.

-Шушы зур турнирда “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Нәзир Ибәтуллин (Лашман) 3 урынга, Эдуард Михайлов (Лашман) 5 урынга, Альберт Шакиров (Әмир) һәм Айгиз Мәҗитов (Чирмешән) 6 урыннарга чыктылар. Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы Разыйф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) олырак егетләр арасында 3 урын иясе, - ди спорт мәктәбе тренеры Рафик Гатин.

Көрәш турниры җиңүчесе исә – хуҗалар - Зәй командасы. Икенче урында Чаллы көрәшчеләре. Ә өченче урынны Әлмәт белән Теләче командалары спортчылары бүлешкән.

фото: Рафик Гатин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев