Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән боксчылары яңа медальләр яуладылар

Чирмешәндә узган бокс буенча бишенче республика турнирында безнең район данын яклап чыгыш ясаган 25 яшь спортчының 23 се призлы урын яулады. Алар барысы да балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкертләре.

Районга килгән боксчыларны республиканың бокс федерациясе Президенты Сергей Игнатьев һәм муниципаль  район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләделәр, уңышлар теләделәр.

Космонавтика көненә багышланган әлеге ярышларда өч көн дәвамында республикабызның 15 районыннан 103 боксчы көч сынашты. Рингта Лениногорск, Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Уруссу, Сарман, Ютазы, Кама Аланы, Җәлил, Байлар Сабасы һәм Чирмешән вәкилләре  ярышты. Малайлар арасында - 11, кызлардан  4 авырлыкта җиңүчеләрне билгеләделәр.

Безнең районда бокс белән нигездә Ивашкино һәм Әккәрәй балалары актив шөгыльләнә. Аларның кайберләренең халыкара турнирларда да призлы урыннар яулаганнары бар. Ивашкинодан Ярослав Апалаев, Виктор Григорьев, Александр Апалаев һәм Әккәрәйдән Михаил Калмыков бүген дә үз үлчәү категориясендә беренче урын яуладылар.

-Улыбыз күптәннән бокс белән шөгыльләнә. Ярышларда да еш катнаша, призлы урыннар яулый, - ди яшь чемпионның әтисе Анатолий Апалаев. – Бу ярышларда улыбыз һәм башка авылдашларыбыз өчен дә  җан атып утырабыз. Көндәшләр дә көчле бит. Шулай да, Александр җиңүгә иреште. Аның белән горурланабыз.

Ивашкинодан Антон Григорьев, Михаил Антонов, Данил Маркин, Станислав Кудряшов, Вадим Иванов, Петр Маркин, Артем Емельянов, Максим Апалаев, Михаил Яманов, Александр Апалаев һәм Чирмешәннән Рәзил Вафин бронза медальләр белән бүләкләнделәр.

Ивашкинода боксны малайлар гына түгел, кызлар да үз итә.

-Әлеге спорт төре белән өч елдан артык шөгыльләнәм, - ди ярышларда икенче урын яулаган Анастасия Иванова. – Миңа бик ошый. Бокс ул тәртипкә өйрәтә, үз көчеңә ышаныч арта. Читтән карап торганда, рингка чыгалар да бер-берсе белән сугыша башлыйлар, барысы да гади гына кебек.  Бер дә алай ансат түгел шул. Бокс ул - зур осталык сорый торган спорт төре.

Шул ук авылдан Ариадна Емельянова да кызлар арасында үз авырлык категориясендә икенче урын иясе булды.

Николай Краснов (Ивашкино), Данил Моисеев, Антон Макаров, Андрей Евдокимов (Әккәрәй), Андрей Долгополов, Ленар Мортазин (Чирмешән) өченче урын ияләре.

Барлык җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә бокс буенча турнир узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев