Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең “Авангард” тагын җиңүче

Иске Кадиның "Авангард" хоккей командасы янә бер турнирның җиңүчесе булды. Бу юлы Балык бистәсеннән кубок белән кайттылар. Авиаһәлакәттә гомере өзелгән хоккейчы Марат Кәлимуллин истәлегенә Балык бистәсендә узган алкалы хоккей районара турнирында "Авангард" барысын да, шул исәптән Лаеш һәм Алексеевск, финалда хуҗалар командаларын да бирелдергән. Җиңүче буларак, безнең командага кубок, медальләр...

Иске Кадиның "Авангард" хоккей командасы янә бер турнирның җиңүчесе булды. Бу юлы Балык бистәсеннән кубок белән кайттылар.


Авиаһәлакәттә гомере өзелгән хоккейчы Марат Кәлимуллин истәлегенә Балык бистәсендә узган алкалы хоккей районара турнирында "Авангард" барысын да, шул исәптән Лаеш һәм Алексеевск, финалда хуҗалар командаларын да бирелдергән.

Җиңүче буларак, безнең командага кубок, медальләр һәм акчалата бүләк тә тапшырылган.

"Безне бик җылы каршыладылар, хөрмәт күрсәттеләр, - ди "Авангард" тренеры, "Кади" җәмгыяте рәисе Рәдис Камалов. - Марат Кәлимуллинның әнисе - тумышы белән Балык бистәсеннән (әтисе Норлаттан), шуңа да бу бәйгене монда һәм югары дәрәҗәдә оештырдылар. Егетләребезгә рәхмәт, тырышып, бар көчләрен куеп уйнадылар".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кадиның “Авангард” хоккей командасы