Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

1нче Чирмешән мәктәбенең егетләр командасы район данын яклаячак

«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия Чемпионатының муниципаль этабы башланды.

Уеннарның беренче көнендә 11 мәктәпнең егетләр командалары  универсаль спорт комплексы һәм физкультура-сәламәтләндерү үзәге спорт залларында уйнадылар. Кызлар командалары соңрак көч сынашачак.

1нче, 2нче Чирмешән мәктәпләре, Чирмешән лицее, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, Әккәрәй, Иске Элмәле, Күтәмә, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Лашман, Ульяновка мәктәпләре баскетболчылары арасындагы кызу көрәш иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. 1нче Чирмешән мәктәбе егетләре иң җитезләр һәм өлгерләр булып танылды, икенче урында – Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, өченчедә – лицей командасы.

Җиүчеләр республиканың баскетбол федерациясе Дипломнарына ия булдылар, барлык командаларга да район мәгариф бүлеге Грамоталары тапшырылды. 1нче Чирмешән мәктәбе командасыннан Егор Ильмендеев иң яхшы уенчы буларак бүләкләнде.

РАйонның муниципалҗ этабы җиңүчесе – 1нче Чирмешән мәктәбе командасы 15-16 декабрьдә Ютазы районында, Урыссу авылында узачак КЭС-БАСКЕТ мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия Чемпионатының дивизион этабында район данын яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев