Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Сосновка мәктәбе быел ук өлгерәчәк

Район мәктәпләре яңа уку елына әзер. Аларның торышын комиссия карап чыккан, шул вакытта ачыкланган җитешсезлекләрнең дә күбесе бетерелгән.

Сүз дә юк, янгын куркынычсызлыгы, иминлек мәсьәләләре буенча эшлиселәр бар. Санитар һәм гигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Укытучылар җитеп бетми. Мәктәп яны участокларында эшне активлаштыру сорала.

Болар хакында муниципаль район башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова район Советы депутатларына, Советның кырыгынчы утырышында (өченче чакырылыш) катнашучыларга да мәгълүмат җиткерде. Аның чыгышында әйтелгәнчә, соңгы өч елда Әмирдә һәм Девичья Полянада яңа мәктәпләр төзелгән, 9 мәктәп, 7 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Казанкадагы яңа мәктәп тә файдалануга әзер.

-Сосновкада төзелүче мәктәпне дә быел ачарга планлаштырабыз, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, башка кайбер белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп коруны документлар әзерләүне, төрле программаларга керүне тизләтергә өндәп. - Мәктәпләр укучыларын бизнес күнек-
мәләренә өйрәтергә кирәк. Мәктәп яны участокларында яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерү белән һаман сүлпән шөгыльләнәбез. Инвесторлар ярдәмендә кошчылыкны да үстереп була. Куллану өчен кирәгеннән калганны мәктәп кибетләрендә сатарга мөмкин, аларга сорау гел бар.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, районда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!”, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акцияләре актив яклау тапты. Бу максатка кайбер оешмалар, эшкуарлар, читтә яшәүче якташлар саллы гына средстволар бирделәр.

Депутатлар район Советының “Чирмешән муниципаль районының 2018 елга 2019 һәм 2020нче план чорына бюджеты турында“ 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 127нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә керттеләр.

Бюджетның керемнәр өлеше 1 миллион 200 сумга артты, төрле статьялар буенча чыгымнар 2 миллион 235 мең сумга киметелеп, башка төрле чыгымнарны 3 миллион 435 мең сумга арттырырга килешенде, бу карарда чагылыш тапты. Чыгымнарның бер өлеше аренда торагы төзү, газлаштыру, проект-смета документлары эшләтү белән бәйле. Әйтик, Светлогорскида яңа мәдәният йорты төзү өчен проект ясатуга казнадан 150 мең сум акча бирелә. “Кояшлы“ ял лагерена таба сузылган газ линиясен файдалануга тапшыру өстәмә чыгымнар сорый, конкрет 400 мең сум акча кирәгәчәк. Бу үзен бик тиз аклаячак, электрдан газга күчкәч, мичләр күпкә экономиялерәк эшләргә тиеш.

Утырышта муниципаль берәмлектә муниципаль хезмәт турында Положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, район бюджетына, районнарның бюджет белән тәэмин ителешне тигезләүгә дотацияне өстәмә норматив күчерүләр хисабына, физик затлар кеременә салымнарны күчерүгә алмаштыру хакында да карар чыгарылды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X