Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Депутатка гозер бар

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов үткән ел дәвамында, районга ике айга бер килеп, 58 кешенең гозерен тыңлаган, шуларның 70 процент тирәсе уңай хәл ителгән. - Мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәхси сораулар белән килүчеләр аз, халыкны күбрәк уртак проблемалар борчый, - ди депутат И. Салихов. Аңа килүчеләр арасында урамнарга яктырткычлар куюны,...

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов үткән ел дәвамында, районга ике айга бер килеп, 58 кешенең гозерен тыңлаган, шуларның 70 процент тирәсе уңай хәл ителгән.


- Мөрәҗәгать итүчеләр арасында шәхси сораулар белән килүчеләр аз, халыкны күбрәк уртак проблемалар борчый, - ди депутат И. Салихов.

Аңа килүчеләр арасында урамнарга яктырткычлар куюны, су проблемасын хәл итүне, балалар бакчаларына, мәктәпләргә ярдәм сораучылар да бар. Депутат кемгәдер киңәш бирә, мөмкин булганда, кирәк тапса, материаль ярдәм дә күрсәтә.

- Кабул итү көне алдан билгеле булып, халык безгә язылып куя. Без аларның нинди гозер белән килүләрен дә белешәбез һәм, кирәк булганда, алдан, кайбер оешма җитәкчеләрен дә кабул итү вакытына чакырабыз. Бу проблеманы төптән аңларга һәм тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирә, - ди ТР Дәүләт Советы депутатының райондагы ярдәмчесе Алмаз закиров.

Депутат сайлаучыларның гозерләрен быел да тыңлаячак, беренче кабул итү бу атнада булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Советы депутаты