Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләргә депутатлардан конкрет ярдәм булачак

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, сайлаучылары белән очрашты – гражданнарны кабул итте.

Туган як тарихы музеенда узган очрашуда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

-Безнең балалар бакчасында туган телне өйрәнүгә зур игътибар бирелә, - ди Чирмешәндәге “Каенкай” бакчасы мөдире Әлфия Гыйләҗева. – Татар теле кабинеты бар, балалар белән бик күп чаралар үткәрәбез. Ләкин балалар өчен татар телендә әдәби китапларыбыз бик аз. Менә шул проблеманы депутатка җиткердем. Айрат Нәҗипович ярдәм итәчәген әйтте.

Түбән Чегодай авылында яшәүче гаиләгә мөмкинлеге чикләнгән сабыйларын аякка бастыру өчен ярдәм кирәк. Айрат Хәйруллин, андый авыруларны да дәвалауга булышу максатыннан,  Чирмешәндә иппотерапия (ат белән дәвалау) курслары оештырырга тәкъдим итте һәм бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Айрат Нәҗип улы районга буш кул белән килмәгән, Инвалидлар декадасы алдыннан “Хәйруллин хәйрия фонды” хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызга азык – төлек пакетлары өләште.

Шул ук көнне музей бинасында  Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов та чирмешәнлеләрне кабул итте. Аңа төрле сораулар белән сигез кеше килде. Депутат бер гозерне дә кире какмады, консультация бирде, проблемаларны чишү юнәлешендә юл күрсәтте, кайберләренә матди ярдәм дә ышандырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев