Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр сайлауларда бик актив

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына быелгы сайлауларда “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителәчәк кандидатлар бүген ачыклана дип була.

Алдан тавыш бирү буенча чирмешәнлеләр дә актив. Көндезге сәгать 12 гә тупланган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу вакытка районда 2164 сайлаучы – “Бердәм Россия” әгъзалары һәм партиясезләр бюллетень алган да. Районда алты санау участогы оештырылган.

-Булачак депутатларыбызга актив эшчәнлек, барыбызга да саулык телим, - ди Иске Үтәмештәге санау участогына Шешминкадан килгән Федор Дорофеев.

Праймериз барышында закон бозулар ачыкланмаган. Әлеге мәгълүматлар  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетыннан алынды. Сайлауда кичке сәгать 8 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда сайлауларның

2
X