Муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышында (өченче чакырылыш) Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар чыгарылды.
Бу уңайдан үзгәрешләр һәм өстәмәләр беренче укылышта якланды, инде аны ачык тыңлауларда тикшерәчәкләр. Әлеге ачык тыңлаулар 2016нчы елның 28 ноябрендә сәгать 9да район мәдәният йортында узачак (моңа кадәр, Усатавтагы үзгәрешләргә һәм...
Муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышында (өченче чакырылыш) Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар чыгарылды.
Бу уңайдан үзгәрешләр һәм өстәмәләр беренче укылышта якланды, инде аны ачык тыңлауларда тикшерәчәкләр. Әлеге ачык тыңлаулар 2016нчы елның 28 ноябрендә сәгать 9да район мәдәният йортында узачак (моңа кадәр, Усатавтагы үзгәрешләргә һәм өстәмәләргә кагылышлы карар һәм карар проектлары, ачык тыңлауларны үткәрү тәртибе хакында хокукый PRAUO.TATARSTAN.RU порталында һәм "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан" район газетасы сайтында язылачак).
Район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин рәислегендә узган утырышта депутатлар район Советының 2015нче елның 17 декабрендәге "Чирмешән муниципаль районының 2016нчы елга бюджеты турында" 19нчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә керттеләр. Бюджетның кереш өлеше дә шулкадәр арттырылды. Бу акчалар мәгариф, мәдәният тармакларына, район Советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре чыгымнарын каплауга һәм башкаларга юнәлдерелә.
Быел бюджетка салымнар планлаганнан да күбрәк керә, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Бүгенге сумманы да кушып санагач, ел дәвамында бюджетыбызны 102 миллион сумга арттырдык, алар барысы да конкрет чыгымнарга тотыла.
Утырышта район Советының кайбер даими комиссияләре составына үзгәрешләр дә керттеләр.
Нет комментариев