Чирмешән районында авыл җирлекләре грант акчаларына тракторлар алмакчылар
Ивашкино, Туймәт, Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре республика бәйгесендә катнашып, 1,5 әр миллион сум күләмендә грант отканнар.
Республиканың Муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында районыбыздан дүрт авыл җирлеге дә бар.
Агымдагы елда бу конкурста 173 авыл җирлеге җиңүче дип табылган. Аларның һәрбесенә 1, 5әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга һәм башка социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә тотылырга тиеш.
-Без бу грантка трактор алырга планлаштырабыз, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. - Ул аеруча кыш көннәрендә юлларны кардан чистартырга, ә яз-җәй чүп-чарны чыгарырга кирәк, аны башка эшләрдә дә файдаланып була.
Райондагы башка авыл җирлекләреннән белешүебезчә, алар да әлеге акчаларны трактор алырга юнәлтәләр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев