Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы авылларында халык җыеннары уза

Район авылларында халык җыеннары башланды. Аның тәүгеләре Югары Кәминкә һәм Туймәт авыл җирлекләрендә үтте. Монда җирле үзидарә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды, халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу үткәрелде һәм референдумга кертелә торган мәсьәләләр каралды, үзсалым акчасының күләме билгеләнде.

-Узган елны үзсалым акчасы 90 мең сум күләмендә җыелган иде, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Республика һәр сумга дүрт сум өстәгәч, 450 мең сум килеп чыкты – шактый зур сумма. Әлеге акчаның күп өлеше файдаланылды, ләкин әле эшлисе эшләребез бар, якын арада Керкәледә су башняларын буярга ниятлибез, стадион тирәли агачлар утыртырга җыенабыз, Үзсалымның бер өлеше кышын юлларны кардан арындыруга тотылачак.

Югары Кәминкә авыл җирлегендә 276 йортта 609 кеше яши.

Халык җыенында 2018 нче елда үзсалымны балигъ булган, авыл җирлегендә теркәлгән һәм даими яшәүче һәр кешедән 600 сум күләмендә җыярга карар кабул ителде. Бу акчага киләсе елда юлларны өлешчә ремонтларга, урам яктырткычлары урнаштырырга, тракторга арба алырга планлаштыралар.

Быел Югары Кәминкә авыл җирлегендә үзсалым акчасына байтак эшләр башкарылган: урамнар яктыртылган, көнкүреш калдыклары полигонын төзекләндергәннәр, балалар мәйданчыгын тотып алганнар. Югары Кәминкәдә су башняларын буяганнар.

Туймәттә 188 йортта 518 кеше гомер кичерә. Монда 106 мең 750 сум үзсалым акчасы түләнгән, республика ярдәме белән ул 533 мең 750 сум булган. Әлеге акча авылда урам яктырткычлары урнаштыруга, аларны яңартуга, су башнялары тирәсен тотып алуга, зиратның коймаларын буяуга һәм монда яңа капкалар куюга тотылган. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов отчетыннан күренгәнчә, ки-ләсе елда халык, республика бирәчәк акчаларга көнкүреш калдыклары полигонын тәртипкә китерергә телиләр. Урам яктырткычларын яңартасы, берничә урынга тавыш көчәйткечләр урнаштырасы, су башняларын да буйыйсы бар.

Халык җыеннарында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин һәм башкарма комитет җитәкчесе Илфат Шәйдуллин катнаштылар, тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен җиткерделәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X