Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән муниципаль районы Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә

Чирмешән муниципаль районының үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә. Район Советы депутатлары Советның өченче чакырылыш бишенче утырышында бу хакта карар кабул иттеләр, кайбер статьяларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә класс чины бирү һәм аттестация үткәрү тәртибе турында нигезләмә (Положение) дә расланды, бу хакта...

Чирмешән муниципаль районының үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән Уставы дәүләт теркәвенә җибәрелә.

Район Советы депутатлары Советның өченче чакырылыш бишенче утырышында бу хакта карар кабул иттеләр, кайбер статьяларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
Районның җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренә класс чины бирү һәм аттестация үткәрү тәртибе турында нигезләмә (Положение) дә расланды, бу хакта карар чыгарылды.
Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үткән әлеге утырышта Советның җир участокларына кагылышлы, 2007нче елның 29 маенда кабул ителгән 73 санлы, 2015 елның 23 июнендә кабул ителгән карарлары көчен югалткан дип табылды.
Утырышта кабул ителгән карарлар Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Чирмешән муниципаль районының Интернет челтәрләре рәсми сайтында урнаштырыла.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район Уставы дәүләт теркәве