Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Алдан тавыш биргән көнне Чирмешәндә матур яңгыр да явып узды

"Бердәм Россия" партиясе үз кандидатлары арасында оештырган алдан тавыш бирү буенчаЧирмешән лицеенда эшләүче 16.18.321нче хисап участогында бюллетень алыр өчен хәтта чиратлар да барлыкка килде. Халык иртәдән үк актив иде. Чирмешәннән Нурислам һәм Рәшидә Гатиннар, эшне озакка сузмыйча, иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә үк үзләренә ошаган кандидатлар өчен кабинкаларда бюллетеньнәрдә тамгаларын куеп...

"Бердәм Россия" партиясе үз кандидатлары арасында оештырган алдан тавыш бирү буенчаЧирмешән лицеенда эшләүче 16.18.321нче хисап участогында бюллетень алыр өчен хәтта чиратлар да барлыкка килде. Халык иртәдән үк актив иде.

Чирмешәннән Нурислам һәм Рәшидә Гатиннар, эшне озакка сузмыйча, иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә үк үзләренә ошаган кандидатлар өчен кабинкаларда бюллетеньнәрдә тамгаларын куеп чыктылар.
-Депутатлар халык өчен тырышып эшләсеннәр. Тормышларыбыз бөтенләй начар булмаса да, хәл итәсе проблемалар бар: авыл хуҗалыгын үстерү, яшьләрне эшле, тораклы итү буенча көч куярга кирәк , - диләр әлеге якташларыбыз.
Тавыш бирүчеләргә ике төрле бюллетень бирелә. Берсе - бер мандатлы сайлау округы буенча, икенчесе - федераль округ, ягъни исемлек буенча. Комиссия әгъзаларына волонтерлар да ярдәм итә. Алар мәгълүматларны оффлайн системага кертергә булыша.
Район үзәгендә икенче хисап участогы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли. Мондагы участокка район үзәгеннән 10 километр ераклыкта булган Казанка авылыннан да килеп тавыш бирделәр.
-Бакчаларда эш бетте, кичен бик яхшы яңгыр яуды. Болай булса, икмәкләр уңып үсәр. Теләгем: дөньялар тыныч булсын, сугышлар килеп чыкмасын. Яшьләребез эшкә тилмермәсен, - дип тавыш бирдем ди РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, хезмәт ветераны Роза Журавлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Алдан тавыш бирү