Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Акча бар – төзергә кирәк

Чирмешәндә янгынчылык депосын, Лашманда һәм Иске Котышта балалар бакчалары, Кармыш, Югары Кәминкә, Күтәмә, Туймәт, Иске Кади, Иске Котыш мәктәпләре биналарын, котельныйларын ремонтлауга да район бюджетыннан акча бирелә. Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш өченче утырышында Советның бюджетка кагылышлы 267нче карарына, ул 2014 нче елның 17 декабрендә кабул ителде, үзгәрешләр һәм өстәмәләр...

Чирмешәндә янгынчылык депосын, Лашманда һәм Иске Котышта балалар бакчалары, Кармыш, Югары Кәминкә, Күтәмә, Туймәт, Иске Кади, Иске Котыш мәктәпләре биналарын, котельныйларын ремонтлауга да район бюджетыннан акча бирелә.

Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш өченче утырышында Советның бюджетка кагылышлы 267нче карарына, ул 2014 нче елның 17 декабрендә кабул ителде, үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында фикер алышып, депутатлар башка кайбер эшләргә дә акча юнәлдерергә булдылар. Бюджетның керем өлешен 13 миллион 563 мең сумга артырып, аны кайда кулланасы конкрет билгеләнде.
Чыгымнар тулаем 15 миллион 83 мең сумга арта, дөресрәге, бюджетта аларның куллану өлкәсе үзгәрә.
-Төзелеш, ремонт, үзгәртеп кору эшләренә акча бар, аяз, коры, җылы вакытта әлеге средстволарны кулланып калырга кирәк,- диде утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. -Эшне тиз һәм сыйфатлы башкару, тиешле документларны оформить итүне озакка сузмау мөһим.
Утырышта район һәм авыл җирлекләре арасында кайбер вәкаләтләрне үзара бүлешү-бирешү хакында да карар кылынды, муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры буенча район Советының 2009 нчы елның 20 апрелендә кабул ителгән 145нче карарына үзгәрешләр дә кертелде. Утырышны муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш Мәктәпләр район Советы