Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Татлы рецепты

    Татлы рецепты тәкъдим итәбез.

    Кирәкле ингредиентлар:

    как – 250 г,

    өрек, йөзем – 250 шәр г,

    караҗимеш – 150 г, бал – 200 г,

    атланмай – 100 г,

    Реклама

    әстерхан чикләвеге – 80 г. 

    Эш барышы: Йөзем, өрек, караҗимешне юып, өсләренә кайнар су коябыз. Өрек белән караҗимешнең төшләрен алабыз. Кипкән җимешләргә, иттарткычтан чыгарганнан соң, бал, йомшартылган атланмай, вакланган әстерхан чикләвеге кушабыз да яхшылап болгатабыз. 

    Әзер эчлекне как өстенә ягып, рулет итеп төрәбез. Плёнка белән каплап, туңдыргычка яисә салкын урынга куябыз.

    Әзер татлыны чәй янына кисеп чыгарабыз. 

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: