Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Итальянча алма пирогы пешерү ЫСУЛЫ

Бик тәмле пирог килеп чыга.

Кирәк булачак:

алма 4 шт

йомырка сарысы 2 шт

шикәр комы 140 гр

атланмай 50 гр

сөт 125гр

он 180 гр

разрыхлитель 5 гр

тоз тәменчә

Пешерү тәртибе:

3 аш кашыгы шикәр комын алып куеп калганын йомырка сарысы белән яхшылап болгатырга.

Атланмайны эретергә һәм яртысын шул массага салып, он, сөт, разрыхлитель, тоз салып болгатабыз. Төрләр белмаска тиеш. Камыр әзер.

Хәзер алмаларны чистартабыз, ярым түгәрәкләргә турыйбыз.

Камырны майланган табага салып өстенә алманы матурлап камырга кертеп тезәбез.

Өстенә калдырылган атланмайны һәм шикәр комын сибегез.

Мичне 180 градуска кадәр җиткереп 40-45 минут дәвамында пешерегез.

Пирогны суынгач өстәлгә куярга мөмкин. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев