Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

Бу салатларны майонез белән болгатып та, катлам-катлам өеп ясасагыз да була. Без сезгә әлеге салатлар өчен кирәк булган ингредиентлар исемлеген тәкъдим итәбез. Күләмен исә салатның ничә кешегә исәпләнүеннән чыгып билгели аласыз.

1.“Тиз арада” салаты

Кыяр, пешкән йомырка, сыр, яшел борчак, суган, ит яки казылык, майонез, тоз.

2. “Балыкчы” салаты

Сайра яки горбуша балыгы, пешкән йомырка, дөге, суган, яшел борчак, яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка), тоз, майонез.

3. “Леди” салаты

Пешкән тавык ите, кыяр, укроп, яшел борчак, каймак, тоз.

4. “Туклыклы” салат

Краб таякчыклары, пешкән йомырка, укроп, кызыл форель балыгы, тоз, борыч, каймак.

5. “Матуркай” салаты

Краб таякчыклары, помидор, кыяр, суган, консервланган кукуруз, тоз, майонез.

6. “Бер минут” салаты

Консервланган кукуруз, сыр, пешкән йомырка, тоз, майонез.

7. “Хыял” салаты

Краб таякчыклары, помидор, сарымсак, сыр, яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка), кипкән ипи (сухарики, кириешка), майонез.

8. “Сафлык” салаты

Кәбестә, пешкән йомырка, кыяр, укроп, тоз, каймак.

9. “Телеңне йотарлык” салат

Ысланган казылык, сыр, чи кишер, консервланган кукуруз, сарымсак, кипкән ипи (сухарики), майонез.

10. “Хатын-кызлар өчен” салат

Консервланган ананас, пешкән тавык ите, сыр, пешкән йомырка, сарымсак, майонез.

Чыганак

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X