Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тузганак тамырыннан дәва

Бавыр һәм башка әгъзаләр өчен.

Тузганак тамырыннан ясалган шифалы дару бавыр һәм ашказаны асты бизен арчый һәм ныгыта. Апрель- май айларында сусыл тамырларны казып алып, юып, күләгә, җиләс урында киптерергә кирәк. (Мөмкинлегегез булмаса, даруханәдән бер кап тузганак тамырын сатып алыгыз) Тамырны блендер яки кәһвә тарткыч ярдәмендә порошок хәленә китерегез дә пыяла банкага салып яхшылап капкач белән ябып куегыз. Ашар алдыннан 20 минут кала көненә 3-4 тапкыр кайнатылган 2-3 йотым су белән 1 балкашыгы кабыгыз.

Тузганак дару үләне буларак бик күптәннән билгеле үсемлек. Мәсәлән, борынгы Грециядә, Римда, Кытайда табиблар аны бик еш кулланганнар.

Дәвалану өчен тузганак тамырыннан һәм яфрагыннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә. Бу төнәтмә эч катудан, бавыр авыртудан, үт кудыргыч буларак, организмга витамин җитмәүдән, шикәр авыруыннан азканлылыктан, склероздан, аппетитны ачу өчен файдалы санала.

Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын Һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стаканлап эчегез.

Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүчелектән. Яңа әзерләнгән тузганак сутын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.

Хәтер начараюдан Һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сутны Һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.

Бөердә Һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез Һәм көнгә берничә тапкыр эчегез.

Тузганак салаты. Тузганак яфракларын 30 минут тозлы суда тотып сыгыгыз да киптереп турагыз. Һәм шуңа каймак яисә майонез салып болгатыгыз. Бер өлеш өчен: 100 г тузганак яфрагы, 1 аш кашыгы каймак яисә майонез, тоз кирәк.

Дару үләне буларак тузганак тамырларын яз көне (апрель-май башында) яисә көз көне (сентябрь-октябрь) болын Һәм урман аланлыгында җыегыз. ә җәй көне җыйган тамырның дәвалау сыйфаты түбән була.

Тузганак яфрагының әчелеген бетерү өчен аны тозлы суда тотыгыз яисә тозлы суда 6-8 минут пешереп алыгыз.

Чыганак

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X