Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тиюдән ничек сакланырга?

Кыш җитте. Йөткергән, төчкергән кешеләр саны да арта башлады. Инфекцияне теләсә кайда эләктерергә мөмкин. Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Табиблар әйтүенчә, беренче чиратта иммунитетны ныгытырга зарур. Моның өчен халык чараларын да, әйтик, ромашка, бөтнек, мелисса үләннәре кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук туклануга да игътибар итәргә кирәк. Вируслар аксым күп булган азык-төлекне: тавык ите, балык,  кузаклылар, кара бодай, “яратмыйлар”. Салкын тию белән нәтиҗәле көрәшү өчен, С витаминына бай җиләк –җимеш һәм яшелчәләр ашасаң яхшы.

-Салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моңа салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче йомшара. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк, -ди район үзәк больницасы педиатры Валентина Алферова. - Вируслар кеше күп булган урыннарда тиз үрчи. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса,  өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга,  шулай ук борынны диңгез суыннан ясалган спрей, күзләрне краннан җылы су белән юарга кирәк.  Билгеле инде, саф һавада йөрү, бүлмәне җилләтү,  мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар. Гриппка каршы иң яхшы профилактика чарасы буларак мин вакцинация ясарга киңәш бирер идем.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев