Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Организмны шлаклардан чистартабыз

Солы кесәленең файдасы.

Кесәл беренче чиратта ашказанына файдалы.

Ул лайлалы тышчаны ялкынсындырмый, киресенчә җәрәхәтле урыннарның төзәлүенә ярдәм итә, авыртуны баса.

Икенчедән, кесәл җиңел эшкәрте­лә, кандагы холестерин күләмен төшерә, организмнан артык суны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта.

Ул кремнийга бай, чәч коелудан саклый.

Иң файдалы кесәлләрнең берсе – солыдан ясалганы.

Аны әзерләү өчен, 100 г солы кисәкләре (хлопья), 2 стакан сөт, 1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы һәм 2 аш кашыгы шикәр кирәк.

Солыны сөткә салып бүрттерәләр һәм иләк аша уздыралар.

Шикәр, тоз өстәгәч, утка куеп кайнатып чыгаралар. Болгата-болгата салкын суда җебетелгән крахмал өстиләр һәм уттан алалар.

Солыдан ясалган бу кесәл йөрәк тибешен җайга сала, организмны шлаклардан чистарта.

akcharlak.com

Фото pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X