Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ел саен дистәләгән чирмешәнледә яман шеш булуы ачыклана

Былтыр диспансерлаштыру узган 3343 райондашыбызның уникесендә яман шеш булуы ачыкланган. Быел болай тикшеренү барышында узган 1011 якташыбызның унысында онкология булуына шик туган һәм алар онкодиспансерга юнәлдерелгән. 2013нче елдан бирле, 21 яшьтән башлап, барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше өчкә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә. Район үзәк...

Былтыр диспансерлаштыру узган 3343 райондашыбызның уникесендә яман шеш булуы ачыкланган.

Быел болай тикшеренү барышында узган 1011 якташыбызның унысында онкология булуына шик туган һәм алар онкодиспансерга юнәлдерелгән.
2013нче елдан бирле, 21 яшьтән башлап, барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше өчкә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә.
Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел профилактик медицина каравын 3288 кеше узарга, шул исәптән 1269 хатын - кыз маммографта тикшерелергә тиеш. 2015нче елны 1034 хатын - кыз диспансеризация узган, шуларның 412сендә патология, үзгәреш булуы ачыкланган.
-Диспансерлаштыру үтү өчен райондашларыбызга иң беренче чиратта үзенең участок врачына яки 105нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди район үзәк больницасының диспансерлаштыру буенча шәфкать туташы Ризеда Галиева. - Регуляр рәвештә тикшеренү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк - кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабетын һәм башкаларны булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангыч вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шуңа да якташларыбызны моңа җаваплы карап, диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яман шеш диспансерлаштыру