Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән укучыларына каникулларда өйдә торырга киңәш итәләр

Киләсе атнадан район мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана.

Укучыларның яллары вакытында белем бирү учреждениеләрендә бернинди дә чаралар үткәрелмәячәк: түгәрәкләр, секцияләр эшләмәячәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә. Бу турыда район мәгариф бүлегеннән хәбәр иттеләр.

-Гомумән, каникуллар вакытында ата-аналарга балаларны чит илләргә генә түгел, хәтта якын тирәдәге төбәкләргә дә алып бармаска тәкъдим итәбез. Шулай ук халык күп йөри торган урыннарда булмавың хәерлерәк, белгечләр күбрәк өйдә торырга киңәш итәләр, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Бу атнада районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары уза. Очрашуларда район үзәк больницасы табиблары да катнаша, алар яңа төр инфекция – коронавирус турында мәгълүмат җиткерәләр, саклану чаралары турында сөйлиләр.

-Вирус организмга эләксә, бик тиз тарала һәм коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин, - ди район үзәк больницасы табиб – педиатры Акмал Әнвәров. -  Әлеге вирусны эләктермәскә тырышырга кирәк. Моның өчен кулларны сабын белән еш юу сорала. Үзегез белән спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртегез. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядән зарарсызландыра торган препарат белән (ә алар аптекаларда, махсус кибетләрдә сатыла) сөртеп, чистартып торырга кирәк. Аннан соң, йөткергән, төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле. Ара кимендә 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедән сәламәт кешегә вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Куллар белән күзләргә, иреннәргә, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз, борыннарны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышыгыз.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев