Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән балаларын грипптан саклыйк

Кояшлы җылы җәйге көннәрне әкренләп яңгырлы, дымлы һава торышы алыштыра. Көзгә кергәч, салкын тиеп (ОРВИ) авыру очраклары да арта, билгеле. Салкыннар башлану белән грипп дигәне дә озак көттерми.

Әлеге инфекция өлкәннәр, балалар һәм хроник авырулар белән чирләүчеләр өчен аеруча куркыныч.

Бу авыру белән без ел саен диярлек очрашабыз. Дәвалауга караганда, гриппны кисәтү яхшырак булуын күбебез үз тәҗрибәсеннән чыгып белә. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнлеген табиблар да ел саен ассызыклап тора.

Вакцина ясаткач, аның тәэсире 2-3 атнадан соң гына башлана. Шуңа да, табиблар әйтүенчә, вакцинаны сентябрь, октябрь айларында ясатырга кирәк.

-Район үзәк хастаханәсенә 6 айдан 6 яшькә кадәр балалар өчен гриппка каршы “Совигрипп” дигән вакцина кайтарылды, - ди врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева. -  Грипп вакытында хастаханәгә салынучыларның 90 проценты – балалар. Аларның авыруы да көчлерәк уза, шуңа нәкъ менә балаларны иң беренче чиратта якларга кирәк.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев