Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда кафе-рестораннарга бәйле чикләүләр алынмый

Күзәтчелек органнарының иминлек кагыйдәләрен үтәү ягыннан ризасызлыклары бар.

Татарстанда төнге сәгатьләрдә кафе, ресторан, барларга эшләргә рөхсәт итү планлаштырылмый. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергән.

– Роспотребнадзор җәмәгать туклануы оешмалары җитәкчеләреннән алынган үтенеч буенча үзенең фикерен җиткерде инде. Иминлек кагыйдәләрен үтәү ягыннан күзәтчелек органының ризасызлыклары бар. – дип аңлатып үткән Галимова.

Ковидка каршы чараларны йомшарту турында карар административ юл белән түгел, ә тиешле документлар нигезендә кабул ителә. Әлегә күзәтчелек органнары җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә чикләүләрне бетерү зарурилыгын күрми, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев