Татарстан урманында янгын чыккан
Кичә Әлмәт районында Иске Суркино торак пунктынан ерак түгел, Лениногорск районы белән чиктә урманда янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утны сүндерүдә 76 кеше һәм 20 берәмлек техника катнашкан. Анды Әлмәт янгын сүндерүчеләре, нефтьчеләрнең су ташу техникасы, шулай ук урман сагы хезмәткәрләре һәм җирле халык җәлеп ителгән.
Янгын 5,5 мең кв.метр мәйданны биләгән, хәзер аның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев