Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйткән.

«Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында республиканың алга таба үсеш курсын билгеләде. 

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X