Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар: «Ул үзен яраттыра белде…»

Легендар диктор Яшел Үзәндә җирләнәчәк.

Илфат Абдрахманов туган ягында - Яшел Үзәндә җирләнәчәк. Бүген Казанда җәмәгатьчелек татар телевидениесенең легендар дикторын соңгы юлга озатты, хәбәр итә Татар-информ.

Илфат Абдрахмановны озатырга ул яшәгән Әмирхан урамындагы йорты ишегалдына кеше күп килгән иде.  

Җыйнак кына озату мәрасимен ТНВ генераль директоры Илшат Әминов алып барды. 

Хушлашу сүзләрен Илфат Абдрахманов белән бергә эшләгән журналист Илфат Фәйзрахманов, легендар диктор Лия Заһидуллина, кинооператор һәм режиссер Юрий Гвоздь әйтте. 

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. Аңа ноябрь аенда 59 яшь туласы иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев