Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген Рөстәм Миңнеханов еллык Юллама белән чыгыш ясый

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының берьюлы ике утырышы узачак. Парламент утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«14 нче утырышта бердәнбер мәсьәлә — Татарстан Президентнының республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында Дәүләт Советына Юлламасы», — дип әйтте 16 сентябрьдә республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтелә. Онлайн-трансляциягә сылтама Рәсми Татарстан сайтының баш битендә була. Чара бүген иртәнге унда башлана. 

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге 12 сәгатьтә булачак. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.    

«Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты», — диде Маврина.

Беренче укылышта карау өчен республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән. Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев