Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

2020 елда Татарстанга «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча биреләчәк

Акча мәдәният йортлары, театрлар һәм китапханәләрне төзекләндерүгә тотылачак.

2020 елда республика театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 170 миллион сумнан артык акча алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкка РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

2020 елда һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджетына мәдәният тармагына ярдәм итү максатында 131,5 миллион сум акча күчереләчәк. Әлеге чорда яшь тамашачылар һәм курчак театрларын яңартуга 22 миллион сум юнәлдереләчәк.

Татарстанга тагын 20 миллион сум акчаны модельле китапханәләр төзү өчен бүлеп бирергә ниятлиләр. Мондый китапханәләр Боларда һәм Биектау районында ачылган иде.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстан барлыгы 1,6 миллиард сумга якын акча алачак. Бу Россия төбәкләре арасында иң зур сумманың берсе.

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев