Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ярминкәдә ни өчен Чирмешән ипие сатмыйлар?

Район үзәгендә еш узучы ярминкәгә кайлардан гына килмиләр. Товар саталар, акча белән китәләр. Кондитер ризыклары да күп була. Кызганыч, анда үзебезнең Чирмешән эшләнмәләре, ипи дә сатмыйлар. Югыйсә, әлеге продукциягә сорау бар, булачак. Сания. Әлегә мәсьәлә буенча "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Кәлимулла Мәслахов редакциягә түбәндәгечә җавап бирде: "Бүген безнең комбинатта ике...

Район үзәгендә еш узучы ярминкәгә кайлардан гына килмиләр. Товар саталар, акча белән китәләр. Кондитер ризыклары да күп була. Кызганыч, анда үзебезнең Чирмешән эшләнмәләре, ипи дә сатмыйлар. Югыйсә, әлеге продукциягә сорау бар, булачак.
Сания.

Әлегә мәсьәлә буенча "Чирмешән ипи комбинаты" директоры Кәлимулла Мәслахов редакциягә түбәндәгечә җавап бирде: "Бүген безнең комбинатта ике дистәдән артык төрле икмәк - булка эшләнмәләре пешерелә. Аларны өч машина белән райпоның утызлап кибетенә һәм кырыкка якын шәхси кибетләргә график нигезендә таратабыз. Хәтта Самара өлкәсендәге һәм Лениногорск районындагы безгә якын авылларда да халыкка Чирмешән ипиен тәкъдим итәләр. "Кәрвансарай" күпфункцияле сәүдә комплексында урнашкан шәхси кибеттә дә безнең продукция һәрвакыт сатуда бар. Шуңа да ярминкәгә чыгу ихтыяҗы юк дип саныйбыз".
Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә ипи комбинаты