Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яңа Чишмәдә 15 яшьлек кыз югалган

Яңа Чишмә районы Урганча авылында 15 яшьлек Виктория Никифорованың югалуы турында февральдә үк хәбәр ителгән иде. Әлегә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел. Татарстан Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 4 февраль кичендә 15 яшьлек Никифорова Виктория Олеговна Яңа Чишмә районы Урганчы авылындагы өеннән билгесез юнәлештә чыгып...

Яңа Чишмә районы Урганча авылында 15 яшьлек Виктория Никифорованың югалуы турында февральдә үк хәбәр ителгән иде.


Әлегә кадәр аның кайдалыгы билгеле түгел. Татарстан Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган. 4 февраль кичендә 15 яшьлек Никифорова Виктория Олеговна Яңа Чишмә районы Урганчы авылындагы өеннән билгесез юнәлештә чыгып китә, кайдалыгы билгесез, диелә тикшерү органнары хәбәрендә.

Әлеге кыз бала турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләр түбәндәге телефон буенча шалтыратсын иде: 02, 8(84342) 5-38-72, 8 (84348) 2-26-73 (анонимлык ышандырыла).

Кайбер мәгълүматлар буенча, кызның әнисе юк. Ул әбисе йортында яшәгән. Түбән Камада яшәүче әтисе барлыгы турында да әйтелә. Чыгып китәр алдыннан ул, үзен эзләмәүләрен сорап, хушлашу хаты калдырган. Мөстәкыйль тормыш турында хыялланган кызны авылдагы бер кеше белән чыгып киткән, дигән сүзләр дә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Чишмә