Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр

Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең район утырышында балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Җәйге каникуллар чорында аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Районның “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү, мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләрнең куркынычсызлыгы тулысынча кайгыртылган диярлек. Бары тик “Кояшлы”да гына берничә күзәтү камерасын төзекләндереп бетерергә кирәк. Район үзәгендәге җәмәгать урыннарында һәм күп квартиралы йортлар янында да күзәтү камералары урнаштыру комачау итмәс иде, дигән фикер яңгыратты үзенең чыгышында район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

-Бу проблеманы хәл итү юлларын табарга, районның өстәмә кеременнән ел саен аз-азлап булса да акча бүлергә кирәк һәм сыйфатлы җиһазлар алырга кирәк, - дип бу фикерне куәтләде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Күзәтү камералары хокук бозуларны ачуда нык булыша, аннан соң, җинаятьләр саны да кимер.

Лагерьларга барыр алдыннан һәр бала медицина күзәтүе узарга тиеш. Тик аз керемле, күп балалы, уңышсыз гаиләләрдә яшәүчеләргә район үзәгенә больницага килү дә проблема. Аларга бу эштә ярдәм итүне авыл җирлекләре башлыкларына йөкләделәр.

Чирмешән, Лашман, Күтәмә, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә чит ил гражданнары күп яши. Аларга карата игътибарлы булырга, документларын тикшерергә, ни белән шөгыльләнүләре белән кызыксынырга бурычлыбыз. Бу да, иң элек, авыл җирлекләре башлыклары эше, билгеле, полиция хезмәткәрләре дә читтә калмаска тиеш.

-Халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, чит кешене йортыңда теркәгән (пропискага кертү) өчен дә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк, - диде үзенең чыгышында район полиция бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев.

-Гомумән, халыкка без үрнәк булырга тиеш, - диде район прокуроры Фаил Хәйруллин утырышны йомгаклап.- Законнар барлык кешеләр өчен дә бер.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев