Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбән Чегодай чишмәсе тирәсен чүп үләннәре баскан

Түбән Чегодай авылына керү юлында ук урнашкан чишмә, визит карточкасы булырлык урын. Әмма алай түгел шул, чишмә тирәсен чүп үләннәре басып киткән, элеккеге матурлыгын югалткан.

Нефтьчеләр зур средстволар хисабына ясап биргән әлеге су чыганагы ташландык диярлек. Коймалар, баганалар, тотынгычлар күгәргән, кайбер урыннарда кирпеч стеналар ишелгән, аннан да бигрәк бөтен җирдә шайтан таягы, кычыткан, әрем иркенләп үсә. Сукмаклардан да йөрерлек түгел, тигәнәк ябышырга мөмкин.

Биредә нык өстәлләр, утыргычлар ясап куйганнар, кунаклар да килгәли бугай – бәйрәм иткәннәр, сыйланганнар һәм чүпләрен ташлап калдырганнар.

Бернигә карамастан, тимер улаклардан чиста су гөлдерәп ага әле. Ваемсыз кешеләргә үпкәләп, ул югала күрмәсен инде. Гадәттә, суның кадере ул беткәч кенә беленә. Алай булмасын иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев