Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Шешминкага кайтып урнашкан гаиләгә ярдәм кирәк

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия ашыгыч төстә киңәшмәгә җыелды. Бу утырышта Әлмәт районыннан Шешминкага кайтып урнашкан яшь балалы гаиләгә кичекмәстән ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр. Шешминка авылына май башында килгән бу гаилә бер йортта вакытлыча яши башлый, 7 айлык балалары да бар. Өйдәге яшәү шартлары, барыннан...

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия ашыгыч төстә киңәшмәгә җыелды.

Бу утырышта Әлмәт районыннан Шешминкага кайтып урнашкан яшь балалы гаиләгә кичекмәстән ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.
Шешминка авылына май башында килгән бу гаилә бер йортта вакытлыча яши башлый, 7 айлык балалары да бар. Өйдәге яшәү шартлары, барыннан да бигрәк, яшь бала тормышына куркыныч тудыра. Агач йортның уты, газы челтәрдән өзелгән, мич авария хәлендә. Өйдә тәртип тә, беренчел кирәкле әйберләр юк, азык-төлек бик аз. Икенче группа инвалид әни кеше кулыннан килгән кадәр баласын карый, аның белән бергә яшәүче ир-атның эш урыны юк, "салгаларга" ярата.
Гаиләнең беренче балаларын башкаларга биргәннәр, әнисен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, икенче балалары махсус балалар йортында. Өченче бала, алда язылганча, яннарында!
Бу гаиләгә конкрет ярдәм кирәк. Чираттан тыш киңәшмәдә шул фикергә килделәр. Иң элек бу гаиләне яшәү урыны буенча теркәү зарур. Балага пособие, ана капиталына сертификат биреп, гаиләне тораклы итүдә булышырга. Гаилә членнарының сәламәтлекләрен тикшереп, дәваларга, балага больница аша сөт ризыклары бирергә. Бу эшләрне башкаруга җаваплы оешмаларга май ахырына кадәр хәлне уңай якка үзгәртү бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка район комиссиясе

2
X