Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мәкерле чиргә бирешмик

Наркомания бик мәкерле. Ул кешенең аңын томалый, ихтыяр көчен яшерә, эшкә дәртен киметә, бетерә. Җир йөзендә әлегә кадәр наркоманлыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле алымы уйлап табылмаган. Наркоманнар саны гел артып тора. Наркоманнарның 70 проценты - яшүсмерләр. Араларында малайлар гына түгел, кызлар да бар. Бу юлга басуның төп сәбәбе - кызыксынучанлык һәм...

Наркомания бик мәкерле. Ул кешенең аңын томалый, ихтыяр көчен яшерә, эшкә дәртен киметә, бетерә. Җир йөзендә әлегә кадәр наркоманлыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле алымы уйлап табылмаган. Наркоманнар саны гел артып тора.


Наркоманнарның 70 проценты - яшүсмерләр. Араларында малайлар гына түгел, кызлар да бар. Бу юлга басуның төп сәбәбе - кызыксынучанлык һәм тәҗрибәсезлек. Наркоманнар төрле вируслы чирләрне (СПИД, «С» гепатиты) таратучылар да булып торалар. Наркомания китергән бәхетсезлекләрне үзеңдә татымауның төп алымы - беркайчан да наркотиклар кулланмау.

Наркотик кулланган кешенең киләчәге юк. Безнең бурычларыбызның берсе - кешеләргә тормышның матур якларын күрсәтү. Ә социаль яклау бүлеге алдында торган төп проблема - социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны әлеге афәттән яклау. Бу гаиләләрнең ата-аналары яки тәрбиягә бала алучылар үзләренең бурычларын үтәми, балаларга тискәре йогынты ясый.

Ике гаиләдә тәрбияләнүче 3 бала, әниләрен ана хокукыннан мәхрүм итү сәбәпле, исәптән төшерелде. Дүрт гаиләдә яшәү шартлары, гаилә хәле яхшырып, 6 бала ятимнәр йортыннан гаиләләренә кайтарылды.

Бүгенге көндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Изге йөрәк» бүлекчәсендә социаль куркыныч хәлдәге 29 гаилә исәптә тора, аларда 55 яшүсмер яши. Ел башына мондый гаиләләр 44 булып, аларда 104 бала тәрбияләнгән.

Авыр хәлдә калган гаиләләрнең ата-аналарын һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтәбез, балаларга санаторияләргә юлламалар бирәбез.

Социаль ярдәм бүлегендәге эшнең төп үзенчәлеге шунда - авыр хәлдә калган гаиләләргә наркотикларга каршы профилактик чаралар буенча ярдәм күрсәтү. Гаиләдә балага психологик яктан уңай шартлар булмау, ата-аналарның тәрбия, белем бирү буенча үз бурычын үтәмәве балага тискәре йогынты ясый.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы, наркотикларга тискәре караш тәрбияләү максатында, программа буенча балалар белән төрле чаралар оештыра, наркотикларның организмга тискәре йогынтысы турында тәрбияви әңгәмәләр үткәрә.

Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен «Тылсымлы дөнья» клубы эшли. Әлеге клубның төп максаты: яшүсмерләргә наркоманиянең нинди зур проблема икәнлеген аңлату, яшьтәшләренең тискәре йогынтысына бирешмәскә өйрәтү.

Ә исәптә торучы гаиләләрнең ата-аналары өчен «Бердәмлек» клубы бар. Биредә ата-аналарга балаларның психологик үзенчәлекләре, психоактив матдәләрнең тәэсире, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр хакында сөйләнә.

Бүлек белгечләре максатчан программа нигезендә профилактика эшен (лекция, «түгәрәк өстәл», консультацияләр) туктатмый. Имин булмаган гаиләләргә социаль паспортлар, алар белән эшләүнең шәхси планы төзелә.

Рушания
Әхмәдуллина,

район социаль яклау бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined наркоманлыкка каршы көрәш