Мәкерле чиргә бирешмик
Наркомания бик мәкерле. Ул кешенең аңын томалый, ихтыяр көчен яшерә, эшкә дәртен киметә, бетерә. Җир йөзендә әлегә кадәр наркоманлыкка каршы көрәшнең нәтиҗәле алымы уйлап табылмаган. Наркоманнар саны гел артып тора.
Наркоманнарның 70 проценты - яшүсмерләр. Араларында малайлар гына түгел, кызлар да бар. Бу юлга басуның төп сәбәбе - кызыксынучанлык һәм...