Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Күтәмәдә яшәүче ир-ат үз балаларына 150 мең сум акча тиеш

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырылган ата-аналарның күпчелеге безгә чит районнардан күчеп килүчеләр. Мондый утырышта, билгеле, тәртибе начарларны "пешеклиләр". Кара Чишмә авылыннан ике кыз туган И. һәм К.ларның берсендә - 4, икенчесендә 2 бала. Бәләкәй генә өйдә тугыз җан яши, әле К.ның бер баласы ятимнәр йортында. Бала анда инде...

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырылган ата-аналарның күпчелеге безгә чит районнардан күчеп килүчеләр. Мондый утырышта, билгеле, тәртибе начарларны "пешеклиләр".

Кара Чишмә авылыннан ике кыз туган И. һәм К.ларның берсендә - 4, икенчесендә 2 бала. Бәләкәй генә өйдә тугыз җан яши, әле К.ның бер баласы ятимнәр йортында. Бала анда инде бер ел яши, тик ана кеше сабыен бер тапкыр да барып күрмәгән. Хәзер өйдә бала алып кайтырлык шартлар да юк. Уңай якка үзгәреш булмаса, ул ана хокукыннан да мәхрүм ителәчәк.
Шул ук авылдан А.га карата өч административ эш ачканнар. Ана кеше яшь баласын карамый, кәеф-сафа коруны уңай күрә икән.
Тәртипсез тормыш рәвеше алып барганга, Лашманда яшәүче Е.ның балаларын ятимнәр йортына озатканнар. Бу хатын, соң булса да, ялгышын аңлаган кебек, балалары белән күрешү җаен эзли.
Күтәмәдән М.ның балаларына алименты буенча бурычы 150 мең сумга якынлашкан, инде аны төзәтү эшләренә җибәргәннәр.
Комиссия членнары әти белән бала арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкка да ачыклык кертергә тырыштылар.
Күршеләренең автомобиленә зыян салган яшүсмернең эше өчен әнисенә җавап бирергә һәм акча янчыгын бераз бушатырга туры килде.
Югары Кармалкадан К. гаиләдә акча җитмәүне сәбәп итеп, медицина училищесында укуын ташлаган, ноябрь аеннан бирле өйдә тора. Киләчәктә бу кыз контрольгә алыначак һәм сентябрьдән башка уку йортына укырга урнаштырылачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лашманда алимент Күтәмә авылы чисталык

2
X