Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Караклар Шешминкада, гараж стеналарын сүтеп, аккумуляторлар урлаганннар

23 апрельдән 6 майга кадәр район полиция бүлекчәсендә 52 хәбәр кабул ителгән.

01 26 апрельдә Шешминка авылында торак йорт янган. Утны электр үткәргечләрдән чыккан дип фаразлыйлар. 6 майга каршы төндә ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә Иске Котышта бер хуҗалыкта сарай янып киткән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек.

02 23 апрельдән 6 майга кадәр район полиция бүлекчәсендә 52 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 21 административ беркетмә төзегәннәр.

Район территориясендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 162 очрагы ачыкланган. Машина йөртүче берәүгә транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап тотарга туры киләчәк.Район юлларында материаль зыян белән алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Билгесез адәмнәр Шешминка урманчылыгы гаражыннан МТЗ тракторы һәм УАЗ автомашинасы аккумуляторларын урлап чыга. Угрылар моның өчен гаражның бер стенасын ук сүткәннәр. Тикшерү бара.

Шешминкалы берәүдән үзе ясаган 12 калибрлы патроннар һәм 7,62 калибрлы патроннар алынган.

Үги кызын кыйнаган өчен Югары Кәминкә авылы кешесе җаваплылыкка тартыла.

03 Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләрен 38 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, 4 кеше ОРВИ белән чирләгән. Чакыртуларның күпчелеге – йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары соңгы ике атнада газ җиһазларын төзәтү һәм ремонтлау белән бәйле 70 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән