Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кадиның үз метеорологы булачак

Алдагы көннәргә һава торышы хакында шәт биш-алты елдан авылдашларына Равилә Кәлимуллина да хәбәр итә алыр. Әлеге һөнәрне Казан федераль университетында үзләштерүче студент кыз, укуын тәмамлагач, туган авылына кайтырга ниятли. Хәер, яшь кешенең уе, язмышы "йөзгә үзгәрергә" мөмкин. Бигрәк тә, кыз баланың. Әмма бүгенгә исә, Равилә гидрометеорология, география фәнен, инглиз телен...

Алдагы көннәргә һава торышы хакында шәт биш-алты елдан авылдашларына Равилә Кәлимуллина да хәбәр итә алыр. Әлеге һөнәрне Казан федераль университетында үзләштерүче студент кыз, укуын тәмамлагач, туган авылына кайтырга ниятли.

Хәер, яшь кешенең уе, язмышы "йөзгә үзгәрергә" мөмкин. Бигрәк тә, кыз баланың. Әмма бүгенгә исә, Равилә гидрометеорология, география фәнен, инглиз телен тирәнтен өйрәнеп, киләчәктә үз мәктәбендә укыту хыялы белән яши...
Иске Кади авылыннан югары уку йортларында Равилә кебек 50ләп егет һәм кыз укый. Шуларны "колхоз" җитәкчелеге тыйнак кына көйләнгән чәй табынына дәште. Бөтен максат-яшьләрне авылга тарту, күмәк хуҗалык рәисе Рәдис Камалов әйтмешли, аларның әти-әниләре яшәгән "кыр хәтле" өйләрен киләчәктә буш итмәү.
Әлегә егетләр-кызлар туган нигезләреннән аерылмаган. Җәйге каникуллар чорында күбесенә авылда ук акчалы эш тә табылган: комбайнга утыручылар, техника тирәсендә кайнашучылар бар. Кызлар берничә бригада булып буяу эшләреннән акча эшләп алган. Ә кичләрен студентлар дискотекаларда күңел ача, "кич утыра".
- Яшьләр күп булганда авыл үзеннән-үзе җанлана бит ул. Аны яшәтү өчен монда сез кирәк. Ә эш барыбызга да җитәрлек,- диде очрашуның инициаторы Рәдис Камалов.
Бүген үк авылдагы профилакторийга теш табибы көтеп алалар. Парикмахерлар, умартачы, агроном, зоотехник, инженерга да эш бар. Хәтта авыл мәктәбендә кайбер белгечлек буенча укытучылар юк.
- Үз эшен яхшы белгән яшьләр районда һәрвакыт кирәк. Ә бар яктан әзерлекле булыр өчен сезгә хәзер күп вакытыгызны укуга багышларга тиешсез. Авылда куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт,- диде яшьләр белән очрашуда Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина.
Авылга кайткач яхшы түләүле эш булырмы? Иске Кади мәктәбе укытучысы Резеда Локманова үткәргән язма сорашуда студентлар җитәкчелеккә иң беренче чиратта шушы сорауны бирә. Анысы - киләчәк хакында. Ә бүген авылда каникулларын үткәрүчеләргә ачык һавада "танцплощадка", волейбол мәйданчыгы кирәк. Аларны ясашырга яшьләр үзләре дә әзер.
- Безнең авылда кызык, рәхәт. Яшьләр күп, чит авыллардан да киләләр. Урам саен "кич утырабыз". Менә шушы авылыма кайтырга тырышачакмын,- ди булачак педагог Чулпан Мотыйгуллина.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ничек яшисең, авыл?