Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ит күп, сораучы аз

Соңгы вакытта Россиядә дуңгыз итен кая куярга белмиләр. Читтән дә бик күп керткәнгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре итне сатып алучы таба алмый. Әнә безнең райондагы "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә дә берничә йөз баш, инде симерүләре җиткән чучкаларны беркем кирәксенми икән. Елның беренче ике аенда Татарстанда ит җитештерү былтыргыдан 9 процентка арткан, ә...

Соңгы вакытта Россиядә дуңгыз итен кая куярга белмиләр. Читтән дә бик күп керткәнгә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре итне сатып алучы таба алмый. Әнә безнең райондагы "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә дә берничә йөз баш, инде симерүләре җиткән чучкаларны беркем кирәксенми икән.


Елның беренче ике аенда Татарстанда ит җитештерү былтыргыдан 9 процентка арткан, ә сөт буенча 3 процентка кимегән. Кызганыч, районда итчелектә артка чигенәбез. Сөтнең сыйфаты буенча республикада иң начарлар рәтенә төштек.

Узган атнада агропромышленность комплексына торак, социаль объектлар төзелешенә һәм башка кайбер мәсьәләләргә кагылышлы республикакүләм видеокиңәшмәдә болар хакында да белдерделәр. Киңәшмә ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә барды.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да катнашкан район киңәшмәсендә авылларда яшәүчеләрне фермерлык эшенә ныграк җәлеп итү, булышу, гаилә фермаларын күбәйтү бурычы куелды. "Андыйларга дәүләт субсидияләрен дә алып, бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк",- диде район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин. - Теләүчеләргә җир дә бирәбез, эшләсеннәр генә.

Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Әмма техниканың бер өлеше әле дә төзек түгел, запас частьләр җитешми.

Орлыкларның сыйфатын яхшыртырга кирәк. Минераль ашламалар азрак. Аны алу өчен кредит рәсмиләштермичә дә булмый. Бу һич кенә дә бурычка батарга дигәнне аңлатмый, әмма банклар ярдәменнән башка запас частьләр һәм башка кирәк-ярак алу мөмкинлегең юк икән, соңрак кире кайтару шарты белән, кредитка "ябышу" - уңайлы мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев